Татарстан Республикасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр бүленеп биреләчәк

2022 елның 29 мае, якшәмбе

Туристлык буенча федераль агентлык үткәргән бәйге нәтиҗәләре буенча, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен, Татарстан Республикасына 243 млн. сум күләмендәге ике субсидия бүленеп биреләчәк, төбәк финанславы 57 млн сум булачак.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты эшкуарлар арасында грантлар бирүгә бәйге игълан итү өчен хокукый документлар әзерли. 

Грантны ел әйләнәсендә туристларны урнаштыру өчен кулланыла торган завод җитештергән модульләр (бокслар) сатып алганда, гомуми бәянең 50% финанслау өчен алырга була, бер модуль алуга бирелә торган грантның максималь күләме – 1,5 млн сум. Татарстан Республикасында яңа күмәк урнаштыру чарасын булдыру яки гамәлдәгесен киңәйтү өчен кимендә 10 модуль сатып алу мәҗбүри шарт булып торачак. Моны финанслау өчен 284 млн. сум акча бүленеп биреләчәк.

Шулай ук грантларны түбәндәгеләр өчен алырга мөмкин:

- туристлык җиһазлары сатып алу, яңа туристлык маршрутларын эшләү, туристлык маршрутлары буенча электрон юл күрсәткечләре булдыру, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлы туристлык мохите булдыруга һәм үстерүгә, инклюзив туризмны үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган субсидияләрнең максималь суммасы - 3 млн сум;

- ел әйләнәсендә эшләүне оештыру һәм йөзү бассейннарыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен бирелә торган субсидияләрнең максималь суммасы - 5,5 млн. сум.

Моны финанслау өчен 16 млн. сум акча бүленеп биреләчәк. 

Бәйгеләрдә дәүләт унитар предприятиеләре һәм муниципаль унитар предприятиеләрне (дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булып саналган коммерциясез оешмалардан тыш) дә кертеп, шәхси эшкуарлар яки юридик затлар катнаша ала. Эшкуар проектка үз акчаларының кимендә 30% ын кертергә тиеш булачак (санап кителгән һәр юнәлеш буенча финанслауның төгәл проценты аныкланырга тиеш). Барлык проектларны да эшкуарлар 2022 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International