ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, Ворлдскиллс компетенцияләре нигезендә, «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укырга чакыра.

Университетта түбәндәге компетенцияләр буенча укырга мөмкин:

«Экскурсия хезмәтләре күрсәтү»

«Экскурсия хезмәтен күрсәтүне оештыру»

«Туризм менеджеры»

«Туристлык продуктын алга җибәрү һәм гамәлгә ашыру»

«Туризм белгече»

«Туристлык операторы эшчәнлеге: туристлык продуктын эшләү»

27 апрельдә Зеленодольск шәһәренең Горький исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләр бирү буенча дәүләт ярдәме чаралары һәм бәйге шартларын аңлатуга юнәлдерелгән белем бирү семинарын уздырды.

Очрашуда Зеленодольск, Биектау һәм Питрәч районнарыннан 30дан артык эшкуар катнашты.

Зеленодольск районына сәфәр барышында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов гамәлдәге туристлык инфраструктурасы объектларында – Зеленодольск шәһәрендәге «Иделдәге утар» туристлык базасында һәм Каратмән Олы Җәке авылындагы «Гектария» утарында булды һәм эшкуарлар белән аларның эшчәнлеген үстерү буенча киләчәккә планнары турында фикер алышты.   

 


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Балахонцева Айгөл Евгеньевна Жамгырчиев Эмиль Эрикович җитәкчелегендәге Кыргызстан Республикасы делегациясе, Кыргызстан Республикасы Жогорку Кенеш сәяси партиясенең VII чакырылыш депутаты белән Казан шәһәрендә очрашты. Шулай ук очрашуда «Бакай Банк» ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Какеев Марат Саламат улы, Бишкәк шәһәрендәге «Бакай Банк» ААҖ филиалы директоры Алыбаев Нурдин Иризбаевич һәм башка рәсми затлар да катнашты.

Очрашу барышында Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдим ителде, әлеге республикалар арасында туристлык агымын үзара арттыру мөмкинлекләре һәм туристлык өлкәсендә якларның алга таба хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Матбугат конференциясендә түбәндәгеләр чыгыш ясады:

Сергей Евгеньевич Иванов, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе

Азат Илгиз улы Әхмәтшин, «Содружество» АҖ генераль директоры 

Оксана Саргина, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигатый территорияләр һәм экология туризмын үстерү дирекциясе» департаменты җитәкчесе

Евгений Павлович Терентьев, «Татарстан шифаханәләре» берләшмәсе президенты

Павел Викторович Кондаков, ТР Спас районы Болгар шәһәрендәге Kol Gali Resort & Spa дип аталган Spa-кунакханә идарәчесе

Алмаз Альберт улы Насыйров, Кама Тамагы районы

Минзилә Миннәхмәт кызы Садриева, «Мамадыш туган якны өйрәнү музее» МБУ директоры

Людмила Александровна Клюшкина, Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының туризм белгече.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Сан дәресе үткәрде, ул Цифрлаштыру елы кысаларында узды.

Дәрес вакытында Айгөл Евгеньевна укучыларны IT-технологияләр үсешенең заманча юнәлешләре белән таныштырды, барлык өлкәләрдә дә, шулай ук туризм өлкәсендә дә ясалма интеллектны үстерүгә һәм куллануга аерым игътибар бирелүен ассызыклады.

Очрашу заманча җәмгыять тормышында мәгълүмати технологияләрнең актуальлеге һәм киләчәктә ясалма интеллект технологияләре үсешенә карата булган фаразлар белән тәмамланды.

Татарстан Республикасында төрле темаларга караган Сан дәресләре ел ахырына кадәр һәр ай саен уздырыла.

26 апрельдә Болгар дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының җәйге туристлык сезонына әзерлеге мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, туристлык сезонының 1 майда ачылуы уңаеннан, музей-тыюлык вәкилләре, Спас муниципаль районы администрациясе, шулай ук эшкуарлар белән берлектә, объектның ткристларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына керү буенча бәйге игълан ителде:

Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенең «белгечләр» категориясе буенча әйдәп баручы төркем вазыйфалары буенча https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/66c7d3f8-a8c4-ec11-afed-0a94ef943a49

Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларының әйдәп баручы төркеменең туристлык эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлегендәге «белгечләр» категориясе буенча https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/aff2a5ad-a3c4-ec11-afed-0a94ef943a49

Финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлегендәге «тәэмин итүче белгечләр» категориясенең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларының әйдәп баручы төркеме буенча https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/85bc059e-9ec4-ec11-afed-0a94ef943a49

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы вакантлы вазыйфасын биләү буенча бәйге https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/a968513d-adc4-ec11-afed-0a94ef943a49

Бәйгедә катнашу өчен документлар 2022 елның 26 апреленнән 16 маена кадәр ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.

Бәйге 2022 елның 31 маенда үтәр дип көтелә. 

2022 елның 4 июненнән Кострома һәм Казан арасында авиация рейслары ачыла. Рейслар өчен АН-26-100 самолетлары файдаланыла http://www.kostroma-avia.ru/planes/. Расписание әлеге шәһәрләрдәге халык өчен «Ял көне турлары»н оештыру мөмкинлеген исәпкә алып төзелгән. Билертлар навигация чорында сатылачак http://www.kostroma-avia.ru/services/timetable/

3, 6, 17, 20 июнь көннәре

1, 4, 15, 18, 29 июль көннәре

1,12,15, 26, 29 август көннәре (кызыл белән билгеләнгән даталарда өстәмә рейслар, алар раслауны көтә). Яшел белән билгеләнгән даталар инде сатуда)

 

Бер якка очу 3 700 сумга төшә (2 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен гомуми сумманың 40% ына ташлама ясала, 2 яшькә кадәрге балалар өчен очу бушлай), моннан тыш ZZ үзара хисап системасының 185 сум күләмендәге кире кайтарылмый торган таксасы алына.

Шулай итеп, бер якка өлкән пассажир өчен авиация билетының тулы бәясе агент җыемнарыннан башка 3 885 сумга чыга (агент җыемнарыннан башка онлайн режимда пластик карта белән партнер сайты аша түләргә мөмкин http://ticket.mush44.ru)

Әлеге тариф буенча 10 кг га кадәр багаж алу һәм 5 кг га кадәр 45х30х25 см күләмле кул йөге алу рөхсәт ителә. Билетларны теркәлү тәмамланганчы кире кайтарырга мөмкин. Теркәлү тәмамланганнан соң (очып китәргә 40 минут кала) билетлар ирекле рәвештә кире кайтарыла алмый.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е. Ивановның 2020 елның 3 нче июнендәге комиссия утырышында кабул ителгән 1 номерлы беркетмәсендәге комиссия карарлары буенча карар игълан итү.

2. Дәүләт гражданлык хезмәткәренең үз хатынының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматны объектив сәбәпләр аркасында тапшыру мөмкинлеге булмау турындагы гаризасын карау турында.

Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасының Туристлык агентлыклары берләшмәсе президенты, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рамил Мифтахов, шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.


22
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты А.В. Прокофьев җитәкчелегендә эшче төркем утырышы узды. Анда Россия Федерациясе дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышта Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангаджи Андреевич Тарбаев та катнашты. Киңәшмәдә, шулай ук, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы вәкилләре дә катнашты.

Очрашу барышында Сергей Иванов «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларында катнашу буенча алып барыла торган эшләр, Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» туристлык макро-территориясен булдыру проекты («Идел сәяхәте» округ инициативасы) һәм су юлы буенча пассажирлар йөртү тармагын үстерү, шулай ук Татарстан Республикасында шәһәр яны елга судноларын төзү проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International