Зеленодольскида яшәүче хатын-кыз «Мисс Евразия 2022» халыкара матурлык конкурсында җиңүче булган. Зәлинә Зиннәтуллина «Мисс Туризм Евразия» титулын яулаган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, сәфәрне оештыруда ТР Зеленодольск районы хакимияте ярдәм күрсәткән.
Халыкара ярыш Истанбулда ун көн дәвамында узган. Титул өчен бөтен дөньядан 23 кыз көч сынашкан. Конкурс кысаларында фотосессияләр, милли киемнәрдән йөрүләр, маскарадлар һәм иҗади номерлар үткәрелгән.
Конкурс ахырында бүләкләү тантанасы булган, анда төп приз – җиңүче таҗы. «Мисс Евразия 2022» титулын һәм трофейны Башкортстаннан Нурсилә Фәхретдинова яулаган. Ул тумышы белән Баймак районының Тавлыкай авылыннан.