Бүген «Тревел энд вок» ҖЧҖ директоры урынбасары Оксана Николаевна Артеменко рәислегендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Утырышта республиканың туризм тармагы вәкилләре 2021 ел өчен стратегик сессияләрнең нәтиҗәләре, 2022 елның җәендә Мәскәү т/х аша Зөягә су маршрутын эшләтеп җибәрү, туризм тармагы буенча мәгълүмат һәм статистика җыюны оештыру мөмкинлекләре, 2022 елның җәйге сезонын башлап җибәрү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
«Иҗтимагый совет тармак эшенә бәйсез эксперт бәясен бирү мөмкинлеген бирә, ә ул Татарстан Республикасының барлык туризм өлкәсе эшенең сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмы булып тора», – дип билгеләп үтте Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.