Туристлык өлкәсендә россиякүләм һөнәри осталык конкурсы «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм инде 10 ел рәттән үткәрелә. Сигез номинациянең берсендә катнашу өчен туристлык индустриясе һәм кунакчыллык оешмаларының теләсә кайсы хезмәткәре – кунакханә менеджерларыннан алып хезмәтчеләр һәм шеф-пешекчеләргә кадәр бушлай гариза бирә ала. Номинацияләрдә катнашучылар саны чикләнмәгән. Конкурс өч этапта үткәрелә: сайлап алу, читтән торып һәм федераль. Җиңү өчен кирәк булган бар нәрсә – гариза бирү, үз-үзеңне белгеч буларак күрсәтү, тест узу һәм жюри һәм экспертлар советы белән әңгәмә. Приз фонды: 1 урын – 150 000 сум 2 урын – 125 000 сум, 3 урын – 100 000 сум. city.russia.travel сайтында нигезләмә белән танышырга, гариза бирергә һәм конкурста катнашучы булырга мөмкин. «Туристлык индустриясендә һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы Туристлык өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы