Комитетта “Бөек Болгар” урта гасырның көрәш фестивален үткәрүне оештыру буенча килешүгә кул куелды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты белән “Гасырлар батырлыгы” хәрби-тарихи үзгәртеп коруны үстерүгә теләктәшлек итүнең төбәкара иҗтимагый оешмасы арасында 2017 елның 12-13 августында 5х5 форматында урта гасыр тарихи көрәше буенча Европа гран-приен (халыкара турнирын) үткәрүне оештыру буенча хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.

Гран-при “Бөек Болгар” халыкара урта гасыр көрәше фестивале кысаларында үткәрелә. Имза салу эшендә комитет рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Артур Абдрашитов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International