“Беренче мәртәбә” сүзтезмәсе “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда 23 июнь көнендә 11:00 сәгатьтә ачылачак “Төрекләр, маврлар, татарлар – Пруссия һәм Германия мөселманнары” күргәзмәсенең асылына чын-чынлап туры килә.
ТР ФА Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты тарафыннан алып барыла торган “Чит ил архивларында татар материаллары” дәвамлы халыкара тикшеренү проекты кысаларында куелган беренче экспозиция бу. Германиянең сигез учреждениесеннән: музейлардан, архивлардан, китапханәләрдән һәм шәхси коллекцияләрдән музей-тыюлыкта беренче мәртәбә экспонатлар күрсәтеләчәк. Күргәзмәнең кураторлары – Бранденбург-Пруссия музее (Вустрау) директоры Др. Штефан Тайлиг һәм Магдебургтан Кавказ, татар һәм төрекстан тикшеренүләре институты (ICATAT) директоры Др. Мисте Хотоп-Рикке.