2017 елның 30 маенда Казан шәһәренең Туристлык-мәгълүмат үзәге ун еллык юбилеен билгеләп үтә! Казан шәһәренең Туристлык-мәгълүмат үзәге Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан төзелгән Россиякүләм туристлык-мәгълүмат үзәкләре рейтингысында лидерлар унлыгына керә, “Туристлык 21 гасыр” республика конкурсында, “Ел маршруты” Россиякүләм премиясендә берничә мәртәбә җиңүче, “Ю. Сенкевич ис. илкүләм туристлык премиясе” конкурсы лауреаты булып тора.