2017 елның 6 июнендә Россиянең бизнес-туристлык ассоциациясе (АБТ-ACTE Russia) Казанда ел саен уза торган “Заманча бизнес-тревел һәм MICE” дигән 3 нче конференциясен үткәрәчәк. Чара RELITA-KAZAN отелендә уза.
Тревел-сәясәткә багышланган беренче блокта АБТ-ACTE Russia башкарма директоры Екатерина Александровна командировкаларны оештырганда төп этаплар һәм нечкәлекләр турында сөйләячәк. Тревел-сәясәтне төзегәндә төп моментлар темасы турында EY корпоратив хезмәтләре департаменты менеджеры чыгыш ясаячак. Корпоратив сатып алучылар нинди сорауларны бирми? Бу хакта City Travel һәм Zelenski Corporate Travel Solutions белгечләре фикер алышачак.