1 июньдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы дүртенче мәртәбә Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясенең “Классиклар Россия провинциясендә” әдәби проектына кушылды.
Дүрт сәгать дәвамында Көмеш чор Китапханәсе чатырында Алабуга халкы һәм шәһәргә килгән кунаклар non-stop режимында безнең калага бәйле шагыйрьләрнең һәм язучыларның: Станислав Романовский, Надежда Дурованың, Марина Цветаеваеваның, Михаил Пришвинның, Борис Пастернакның, Евгений Евтушенконың әсәрләрен укыдылар.
Алабуга шагыйрьләре – Наталья Вердеревская, Евгений Поспелов, Антонина Силкина, Светлана Попова әсәрләре дә укучылар авызыннан яңгырады.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фонд коллекциясенә күптән түгел сатып алынган, 1840 елгы “Пантеонъ” журналыннан Н.А. Дурованың “Рассказ шестидесятилетнего гусара” әсәре халык алдында беренче мәртәбә киң дәрәҗәдә яңгыратылды.