Казан Кремлендә – балачак бәйрәме

2017 елның 26 мае, җомга

1 июньдә 11-17 сәгатьләрдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Без Кремльне яратабыз!” фестивале узачак, ул Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Гадәткә әйләнгәнчә, бу көнне Кремль Балачак иленә әверелә, биредә бөтен җирдә музыка, җырлар һәм балаларның көлгән тавышлары яңгырый. Яшь кунакларны, шулай ук аларның ата-аналарын концертлар, театральләштерелгән тамашалар, әкияти персонажлар, мастер-класслар, асфальтта рәсем ясаулар, конкурслар, маҗаралы уеннар көтә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International