Комитет Рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, “Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы” һәм “ТИСБИ” идарәлек университеты белән хезмәттәшлек итү турындагы өч яклы килешүгә кул куюда катнашты. Әлеге килешүнең предметы булып Татарстан Республикасында туристлык өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән дәвамлы мөнәсәбәтләрне оештыру һәм үстерү тора. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре арасында: бергәләшеп әзерләнгән проектларны һәм чараларны эшләү, бу эштә теләктәшлек күрсәтү һәм тормышка ашыру.