"Штаб"та туроператорларның һәм турагентлыкларның эшчәнлеге проблемалары турында сөйләштеләр

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Артур Абдрашитов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының “Туроператорлар һәм турагентлыклар эшчәнлегенең актуаль проблемалары” темасы буенча проект төркеме утырышында катнашты, бу чара “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә узды. Проект төркеме эшендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча Вәкаләтле Вәкил Тимур Нагуманов һәм башкалар катнашты. Утырышта катнашкан туристлык тармагы вәкилләре законнарга, туристлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, шулай ук үзләренең идеяләрен һәм хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International