2017 елның 26 маенда туристлык агентлыклары вәкилләре өчен республика шифаханәләре турында “Татарстанда ял ит” дигән бушлай вебинар булачак. “Татарстан шифаханәләре” ассоциациясе туристлык компанияләре вәкилләрен чарада катнашырга чакыра. Бу биш вебинарның икенчесе.
Бу вебинарда “Иволга”, “ЯН”, “Космос”, “Ижминводы” шифаханәләре һәм “Берсут” ял йорты вәкилләре дәвалау-профилактикалау программалары һәм ресурслары, яшәү шартлары һәм объектларның инфраструктурасы турында сөйләячәкләр.