Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Анапа, Калининград, Вологда, Кострома, Екатеринбург һәм Бөек Новгородмай бәйрәмнәрендә балалар белән ял итү һәм сәяхәтләр өчен булган шәһәрләрнең беренче дистәсенә керә.
RoomGuru.ru мәгълүматларына караганда, Казанда май бәйрәмнәрендә балалар белән яшәү өчен уртача өч төнгә тәүлегенә 3,1 мең сум тотачаклар, Мәскәүдә – 3,5 төнгә (3,5 мең сум), Петербургта – 4,5 төн (3,3 мең сум), ә иң арзаны – Бөек Новгородта (2,5 мең сум). Рейтинг 29 апрельдән 10 майга кадәр балалар белән яшәү өчен отельләргә һәм апартаментларга бронь алу мәгълүматларына таянып төзелгән.