Бүген, 5 апрельдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында «Татарстан – Латвия туристлык юнәлешен үстерү»темасына матбугат конференциясе булды. Ул airBaltic авиакомпаниясенең Казан - Рига – Казан яңа рейсы ачылуга, Латвиянең, шул исәптән Рига һәм Юрмала шәһәрләренең туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итүгә багышланды.Анда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Казан» Халыкара аэропорты стстратегик үсеше буенча директоры Вероника Акташева, «Россиядә һәм БДБда airBaltic Corporation» вәкиллеге җитәкчесе Андрей Ларченко, Латвия Республикасы Икътисад министрлыгының икътисад һәм сәүдә мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Россиядә «LIAA» (Латвия икътисад министрлыгы каршында департамент) вәкиллеге җитәкчесеИвета Струпка катнашты.