Комитетта Алтай крае туристлык өлкәсе вәкилләре белән очрашу булды

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында «Алтай крае туристлык үзәге» КГБУ директоры Татьяна Сажаева белән очрашу булды.  Анда  комитет рәисе урынбасары  Артур Әбдрәшитов, «Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәге» ЧҖҖ генераль директоры Наталья Абрамович, "Татарстан санаторийлары" санатор-курорт учреждениеләре республика ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьев катнашты.

Очрашу кысасында Алтай крае туристлык потенциалын тәкъдир итү булды. Анда  Татарстан Республикасы һәм  Алтай крае арасында транспорт логистикасы, санаторийлар мәсьәләләре буенча ике якның туристлык потенциалы, регионнарда туристлык агымын арттыру ысуллары мәсьәләләре каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International