Сергей Иванов "Бердәм Россия- Кытай Коммунистлар партиясе" Партиясе" форумында Татарстанның туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итте

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Бердәм Россия-Кытай Коммунистлар партиясе"Партиясе" Диалогы һәм Форумының VI утырышында Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итеп чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстанның Казан Кремле һәм Бөек Болгар кебек төп туристлык объектлары, Кытай кунакларын кызыксындырырга мөмкин булган В.И.Ленин исемендәге музей һәм Казан Университеты, зур спорт чараларының киләчәге һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук ул чыгышында Татарстанның Кытайдан туристлар җәлеп итү буенча эш алып баруын билгеләде - Урумчи-Казан-Урумчи яңа чартерын эшләтеп җибәрү, ChinaFriendly проектын уңышлы гамәлгә ашыру, махсус тәкъдимнәр эшләү- боларның барысы да Кытай туристлары килүне 30 %ка арттырырга мөмкинлек бирде.

Чыгышы ахырында Сергей Иванов Кытай компанияләрен Татарстан Республикасы туризмын инвестицияләргә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International