"Безнекен бел!" онлайн-күргәзмәсендә Татарстан көне

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристлык продуктын алга чыгару бүлеге җитәкчесе Айгөл Балахонцева"Безнекен бел!" онлайн-күргәзмәсендә Татарстанны күрсәтте. Ул Республика турында тулаем алганда транспорт уңайлыклары һәм регион үзенчәлекләре, экскурсия маршруты, эшлекле очрашулар өчен шартлар, шулай ук вакыйгалы туризм турында сөйләде. Татарстан туризмына багышланган бөтен вебинарлар бүген булачак, аларга 4000ән артык кеше язылган.  Моңардан башка, экспертлар буларак "Тревел энд Вок" ЧҖҖ директоры Юлия Таланова, «Персона Грата» тышкы туризм компаниясенең бүлек җитәкчесе Дарья Антонова, «Казан сәяхәтләр бюросы» Компанияләр төркеменең идарәче партнеры Ольга Илькун һәм «Ногай» кунакханә комплексы менеджеры Марат Калимуллин чыгыш ясаячак. Алар туристлар өчен яшәп килгән программалар һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International