Казан Май бәйрәмнәрендә сәяхәтләр өчен туристлар арасында Россия шәһәрләре арасында иң популяр өчлеккә керде. Шәһәрләрнең беренче дистәсе составыннә Первую десятку городов составили Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калининград,Түбән Новгород, Вологда, Псков, Бөек Новгород, Сергиев Посад һәм Выборг тәшкил итә.
RoomGuru.ru сервисы мәгълүматлары буенча Казанда туристлар май бәйрәмнәрендә яшәү өчен уртача өч төнгә бронь алалар һәм аның тәүлегенә 3 мең сум тоталар. Рейтинг 2017елның 29 апреленнән 10 майга кадәр яшәү өчен отельләр һәм апартаментларга бронь алу мәгълүматларына нигезләнгән. 2017 елда Россия буенча бәйрәм ялларында сәяхәтләр саны узган ел белән чагыштырганда 15%ка артуы билгеләнә.