Казан 2017 елда Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиягә килүче чит ил туристлары арасында популярлыгы буенча дүртенче урынны алган.
RoomGuru.ru сервисы мәгълүматлары буенча Яңа ел каникулларында чит ил туристлары Казан кунакханәләрендә уртача ике төнгә тукталган һәм яшәү өчен тәүлегенә 4,1әр мең сум түләгән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә өч төн өчен 4,3әр мең сум, Петербургта – өч төн өчен 3,9әр мең сум, ә Владивостокта – ике ярым төн өчен 3,4әр мең сум.