17 гыйнвардан «Эрмитаж-Казан» үзәге кунаклары «Петербург модерны. 1890–1910-еллар. Стиль и дөньяви мода» күргәзмәсенең яңартылган экспозициясен күрә алачак. Ротация барышында 28 әсәр алмаштырылды, алар арасында XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башы фоторәсемнәре һәм французрәссамы Поль Сезар Эллёның коры энә техникасында эшләнгән график эшләре бар.