Бүген Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» романын онлайн-укулар башланды. 11 һәм 12 ноябрьдә Россиянең сигез шәһәреннән һәм шулай ук Тель-Авивтан 500дән артык кеше классик әсәрләр укыячак.
«Казан» Милли мәдәни үзәгендә танылган әсәрләр укучылар арасында «Рубин» футбол командасы капкачысы Сергей Рыжиков, «La Primavera» оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов, Камал театры актрисасы Ләйсән Фәйзуллина, Тинчурин театры актрисасы Резидә Сәлахова, ТРның халык шагыйре Ренат Харис, Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский һәм башкалар бар. Укуларның турыдан-туры трансляциясен YouTube дә карарга була.