Шәһәр көнендә Казанда Кремль стенасы янында «Kazan City Racing» шоу була. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары алдында 30дан артык дрифтер, авто-мотокаскадерлар чыгыш ясаячак. Иң көтелгән катнашучылар арасында Британия рекордчылары - автокаскадер Терри Грант һәм мотокаскадер Ли Бауэрс бар. Шулай ук казанлылар алдында дрифт-шоуда җирле пилот Тимур Тимерҗанов һәм Тарас Шатов, Россиянең боҗралы узышы пилотлары Ирек Миннәхмәтов, Марат Шәрәпов һәм Максим Симонов үзләренең мавыктыргыч программасын күрсәтәчәк.
Танылган Россия пилоты Максим Твардовский «FailCrew» халыкара дрифтерлар командасын күрсәтәчәк. Литва пилоты Повилас Янкавичюс «Mitjet 2L» компактлы автомобильләренең яңа классы белән чыгыш ясаячак. Шулай ук Марат Канкадзе башлыгында «Legend Stunt Team» мотостантрайдерлар командасы, Сергей Крапухин белән «RWT-motorsport» шоссе-боҗра мотоузышлары буенча командасы, «B.K.E. Stunt Show» командасыннан Григорий Марков чыгышлары көтелә.
«Kazan City Racing» трассасы Меңъеллык мәйданы яныннан тарихи шәһәр үзәге аша узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 800 метр тәшкил итә. Шәһәр көне чарасына Бауман, Ташаяк урамнары, Кремль яр буеннан һәм Үзәк стадион ягыннан эләгергә була. Трассада заезд 11.00 сәгатьтән башлана, ә төп программа – 13.00 сәгатьтән