Беренче тапкыр Сөембикәнең легендар образын Казанда бердәм күргәзмәдә күрсәтәчәкләр

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

26 августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә  «Татарстан рәссамнары: Сөембикә образы – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе  тууга 500 ел алдыннан» күргәзмәсе ачыла.

 

ТР Сынлы сәнгате Дәүләт музее җыентыкларыннан  һәм Татарстан рәссамнары әсәрләреннән күргәзмә  Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Музейда билгеләүләренчә, Сөембикәнең легендар образы беренче тапкыр  бердәм күргәзмә эчендә күрсәтелә. Сөембикә образы – бу патша Россиясе эпохасында да, совет чорында да идеология белән тыгыз үрелеп барган тема. 

Сөембикә образына заманча караш «мөселман авангарды» дип аталган постмодернистик тел, абстрактлылык, концептуализм, шәмаиль сәнгате эстетикасын  примитив кабул итү шартлы призмасы аша бирелә.   

Күргәзмә 26 сентябрьгә кадәр дәвам итә.м

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International