"Свияжск" утрау-каласында "Свияжск ухасы" фестивале була

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

3 сентябрьдә Свияжск утрау-каласында  "Свияжск ухасы  2016" гастрономия фестивале булачак.  Ни өчен бу ризык шундый зур тантананың төп урынын алып торачак соң? Свияжск утравында балык тоту ул электән үк иң төп һәм популяр һөнәрләрнең берсе була.  XVI гасырдан бу шөгыль утрауда яшәүчеләр арасында иң табышлысы булып исәпләнә. Җирле балыкчыларның  ятьмәләре корбан балыклары белән тулы була, шуңа күрә бу балык утрау символларының берсенә әйләнә һәм Свияжск гербында да урын ала. Балыкчылык хәзер дә Свияжскида яшәүчеләрнең тормышында зур роль уйный.  Әлегә кадәр җылы вакытта да, кышкы салкыннарда да “балыклы урыннар” яныннан узып барганда яр буйларында, көймәләрдә, яисә кышкы чорда боз өстендә күп санлы балыкчыларны күрәсең. Гаҗәп түгел,  борынгы заманнардан ук утрауда яшәүче өлкән буын яшьләргә хуш исле ризык – уха пешерү серләрен өйрәтеп калдыра.

Оештыручылар тәмле фестивальгә барудан тыш  анда үзеңә дә катнашырга, пешекче, дегустатор һәм гади тамашачы булырга чакыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International