Бүген Алабугада Шишкин урманы территориясендә, «Молодежный» стадионында һәм шәһәрнең тарихи урамнарында өч көнлек Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачылды. Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән осталар һәм иҗат коллективлары ярминкәгә алдагы көнне үк килә башлады, ә палаткаларны һәм шәһәрдә мәйданның үзен бәйрәмгә кадәр берничә көн алдан бизәделәр.
Быел Спас ярминкәсендә Татарстан һәм Россиянең , шулай ук Беларусь, Литва, Үзбәкстан һәм Төркмәнстанның 170 шәһәреннән декоратив-кулланма- сәнгатьнең 850 остасы катнаша. Узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны кимеде – 2015 елда ярминкәдә 1112 оста катнашты. Оештыручылар аңлатуынча, быел ярминкәдә катнашу шартлары катгыйланган, монда товарны кулдан ясаучы һәм килүчеләр өчен мастер-класслар уздыра алучы осталар гына катнаша ала.
Ярминкә сәүдәсе киштәләре Вятск чабаталары, Нижегородск хохломасы, шулай ук Оренбург яулыклары, Киров матрешкалары, агачтан, металлдан, сөяктән ясалган әйберләр һәм башкалар белән тулган. Иртәдән балалар һәм спорт мәйданнары эшли.
Ярминкә программасы бик бай: кыңгырау тавышы фестиваленең концерты, «Вдохновение» автор җырлары фестивалендә катнашучылар чыгышлары, милли ишегаллары, спорт һәм балалар мәйданнары эшли, Татарстанның һәм Россиянең иҗат коллективлары чыгыш ясый.