Казан янындагы  «Куркачи» аэродромында   авиабәйрәм

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

«Мин һаваны сайлыйм!» авиация бәйрәме 12 августта 10.00дән 17 сәгатькә кадәр була.

Программада – самолетлар һәм вертолетларның,  мотодельтапланнар һәм беспилотникларның авиашоулары, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы авиаотрядларының күрсәтмә чыгышлары, авиамодельчеләр, байкерлар һәм иҗат коллективлары  чыгышлары, парашютчылар ярышлары, парашют җыю буенча мастер-класслар, һава  шарында очышлар.

Бәйрәм кунаклары ил авиапромы легендалары итеп күрсәтелгән һава суднолары күргәзмәсен, шулай ук самолет һәм вертолетларның заман модельләрен күрә алачак. Иң яшь кунаклар өчен балалар уен мәйданчыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International