4 августта Казанда бортында 171 Кытай туристы белән Урумчи (КНР) –Казан – Урумчи беренче туры туристик чартер рейсын тантаналы каршы алу церемониясе булды. Очрашу церемониясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Татарстанга Кытай туристларының турыдан очу туристик программасы - 2015-2016 елларда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районының туризм буенча идарәсе һәм КНР туроператорлары үткәргән чаралар һәм уртак эшләр нәтиҗәсе. .
Рейс операторы булып «Xinjang China International Travel Service» туристик компаниясе тора. Рейс бу елның 24 октябренә кадәр атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә булачак. Әлеге операцион чорда эш уңай икътисалдый нәтиҗә биргән очракта очу программасы 2017 елда да торгызылачак.
Үзләренең Россиягә җиде көнлек визитларында Кытай туристлары ике көн Татарстанда булачак, шулай ук Мәскәүгә, Санкт-Петербургка барачак. Татарстанда кунаклар Казан Кремленең истәлекле урыннарын карый, Бауман урамы буйлап җәяүле поход ясый алачак, экскурсия барышында шәһәр белән якыннан танышачак, В.И.Ульянов-Ленин музеенда булу мөмкинлеге биреләчәк.