«Каргопольск уенчыгы» күргәзмәсе

2016 елның 2 августы, сишәмбе

5 августта 18 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Каргопольск тарих-архитектура  һәм сәнгать музееның фонд җыентыгыннан «Каргопольск уенчыгы» күргәзмәсен тантаналы ачу була. 

Экспозиция Архангельск өлкәсендә саклана торган борынгы һөнәр – әлеге төньяк регион өчен традицион кызыл балчыктан ясала торган  уенчыклар белән таныштырачак. Килүчеләр бу һөнәрнең барлыкка килү тарихы, аның XX  гасырның 1930 еллары ахырында ничек торгызылуы һәм безнең көннәрдә популярлашуы турында  белә алачак.

Каргорольск уенчыгының үзенчәлеге  аның борынгы традицияләргә бәйле булуында, пластика һәм сәнгатьнең уртаклыгында, архаик символлар белән бизәлешендә. Бу һөнәр игенчеләрнең көндәлегенә һәм бәйрәмнәренә дан  җырлый: хатын-кызлар һәм мужиклар җир сукалый, чабата үрә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, бизәнгән кызлар һәм кавалерлар кадриль бии, яшь киленнәр кокошникларда бәлеш белән сыйлый, пар атлар ашыга. Уенчыклар тематикасында йорт хайваннары һәм җәнлекләр аерым урын алып тора. Еш кына алар крестьян киеменә киенеп кеше образында гармошкада уйныйлар, бииләр, чанада шуалар.   

Борынгы күренешләр табигый көчләрне яклаучы, гаилә яклаучысы – хатын-кыз образы Берегиня белән бәйле. Аны еш кына кулына кош тоттырып ясыйлар. Кызыл балчыктан төрле сыбызгылар; үрдәк, кош  Сирин, үгез яисә кош гәүдәсендә  карт. Боларның барысы да Каргопольск уенчыгын әкият, җыр фольклоры белән туганлаштыра. Узган гасыр уртасында уйлап чыгарылган сюжет образлары арасына Полкан – ярым кеше – ярым ат та килеп керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International