“Борис Полевой “дип исемләнгән турист теплоходы иртәгә Казаннан Болгар портына кузгалачак. Болгар музееның директор урынбасары әйтүе буенча, әлеге теплоход “Возрождение” фонды ярдәме белән башкарылган зур эшләрдән соң беренче булып елга вокзалына килеп туктаячак. Шуны да әйтеп узырга кирәк, елга вокзалы бинасы Болгар Музей цивилизациясе бинасында урнашкан.