16 апрельдан 24сенә хәтле Татарстан Республикасының Милли музее “Игелекле яз атнасы” дип аталган акцияга багышланган чаралар әзерли. Әлеге акциянең тарихы Рәсәйдә 1992елдан башлана. Ул вакытта үз теләге белән катнашучылар мохтаҗлыкта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтәләр. 1998 елдан башлап, әлеге акция россиякүләм “Игелекле яз атнасы” исемен ала.