Казанда җәйге велосезон ачыла.

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Әлеге чарага багышланган «Велолето-2016» дип исемләнгән  вакыйга 17 апрель көнне Җиңү паркында узачак. Бу урыннан сәгать 10:00 велосипедчылар «Черек күл» паркына юл тотачаклар. Биредә сәгать 11:00 ярыш һәм күңел ачу чаралары башланачак: велошоу, сикерү буенча ярышлар, велосипедта озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, фәнни-мавыктыргыч шоу, велотриал, велосипедны фигуралы йөртү һәм балалар өчен велогонка. Чараны оештыручылар катнашучыларны куркынычсызлыклар килеп чыкмасын өчен тиешле чараларны истә тотарга дип кисәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International