Туроператорларага һәм массакүләм мәгълүмат чараларына яңа экскурсион маршрут күрсәттеләр

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген туроператорлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Казан чын ир-атлар өчен» дип исемләнгән реклама туры булып узды. Әлеге тур  ат спорты комплексы «Казан ипподромы»на бару,  «Казан-Арена» стадионы буенча күргәзмә экскурсиясен карау һәм экскурсия вакытында флагман кибет-музей «Арыш Мае» кибетенә барып, анда эчемлекләрне дегустацияләү белән бәйле иде. Ипподромда кунаклар музей һәм ат абзарын күзәттеләр, шулай ук атлар белән аралаштылар. Ә стадионында катнашучылар үз күзләре белән спортсменнарның киенү-чишенү бүлмәләрен күрү кебек  уникаль мөмкинлек белән файдаландылар һәм уен кырына төшеп, газонны тотып карадылар. Чара ахырында теләк белдерүчеләр яңа экскурсион маршрут буенча кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International