Сергей Иванов эш визиты белән шәһәргә килде Дубаи

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

ТР туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов рәсми делегация составында,ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә,Дубайда 11-13 апрельдә үтәчәк VI инвестицион форумда(Annual Investment Meeting – AIM-2016) катнаша. AIM-өчкөнлек чара сәнәгать һәм инвестицияләргә фокусланган,төрле функцияләр һәм вакыйгалар белән.Алар халыкара сәүдә эшчәнлеген үстерүгә булдырылган, шулай ук проэктлар күргәзмәсен һәм компанияләр презентацияләрен,өйдәп баручы катнашучылар конференциясен үзенә кертә. AIM 140 илдән 500 артык компанияне кызыксындырыр дип көтелә.Форумда катнашучылар авыл хуҗалыгы,сәүдә,төзелеш,энергетика,финанс,банк эшен,страхование һ.б. экономика тармакларының продуктларын ,проэкларын күрсәтәчәк.Форумда шулай ук ТР Премьер –министр урынбасары-информатизация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов,ТР инвестицион үсеш Агентствосының җитәкчесе Талия Минуллина,ТР Президентының чит илләр белән багланыш җитәкчесе урынбасары Марат Гатин, ОАО «ОЭЗ «Иннополис» генераль директоры Игорь Носов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International