Казанда “Парад Снеговиков” узачак.

2016 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

8 гыйнвар көнне Казанда “Кар бабайлар тантанасы” бәйрәме булачак. Бар теләк белдерүчеләр әлеге бәйрәмдә катнаша алачак. Шәһәр халкы кар бабайларны бизәү ярышында үзен сынап карау дисеңме, безнең кыш өчен бер дә гадәти булмаган һәм иң тасвирлы Холли фестивалендә катнашу дисеңме, хәйрия акциясенә кушылып, ятим балаларга булышу дисеңме – барысы да бәйрәм кысаларында каралган. Кар бабайларны бизәү ярышында бер кеше катнаша алган сыман, дүрт кешелек төркем дә уенда катнаша ала. Бәйгечеләргә алдан гүзәл әсәрләре өчен аксессуарлар, кием-салым һәм буяулар әзерләргә кирәк була. Халык тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнгән җиңүчеләр бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International