“Открой свою Россию” күргәзмәсе

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2015 елның 19нан алып 22 майга кадәр “Крокус-Экспо” күргәзмә комплексында “Үз Рәсәеңне ач” дип исемләнгән күргәзмә узачак. Ул актив ялга һәм маҗаралы туризмга багышлана. Күргәзмәдә актив ял өчен җиһазлар һәм кирәк-яраклар җитештерүчеләре катнашкан кебек бу өлкәдә эшләүче туристлык компанияләре дә катнашачак. 
Бөтендөнья Казак Кыш бабае белән безнең Кыш Бабай очрашуы (11.01.16)
9 гыйнварда Арча районының Яңа кырлай авылында Бөтендөня Казак Кыш бабае белән Кыш Бабай очрашуы узды. Казак гаскәрләренең генерал-майоры Татарстан Кыш Бабаеның рәсми резиденциясенә килеп, әкияти затларның тормыш-көнкүрешен күзәтте, Кыш Бабайга кунакларны каршы алырга булышучы оныкчыгы Кар Кызы һәм башка геройлар белән танышты. Казак Кыш Бабае алты ел элек барлыкка килгән. Әкияти генералның ватаны булып Гатчина шәһәре билгеле. Очрашу кысасында Бөтендөнья Казак Кыш бабае безнең Кыш Бабайга бүләкләр тапшырды. 10 гыйнварда алар бергә балалар йортына барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International