Яңа ел бәйрәмләре әле тәмамланмады, шулай да инде Татарстан күп турист кабул итте дип әйтергә була. Әгәр узган 2014-2015 ел кыш каникулларында Казан Кремленә 70000 турист кергән булса инде 2015 елның 30 декабреннән 2016 елның 6 гыйнварына кадәр Казан Кремле 109 045 кунакны кабул иткән. Динамикада: 30 декабрдә – 8318 кеше, 31 декабрдә – 10256 кеше, 1 гынварда – 8652 кеше, 2 гыйнварда – 12232 кеше, 3 гыйнварда – 16346 кеше, 4 гыйнварда – 16513 кеше, 5 гынварда – 18973 кеше, 6 гыйнварда – 17755 кеше.