Чын Аурупа почмагы Казанда пәйда булды. 26 Декабрь Кремль яр буенда Әкияти шәһәрчек эшли башлады. Керештә кунакларны аккургаш солдатчыклар каршылый, бәйрәм атмосферасы күпчелек светолиод бизәкләр, фигуралар һәм могҗизалы утлардан пәйда була. Боларның барысы да Аурупаның яңа ел урамнарын хәтерләтә. Бу шәһәр берничә өлештән тора: Кыш Бабай остаханәсе, Эльфлар мәктәбе, ярминкә, чыршы һәм башкалар. Эльф мәктәбендә бию, җыр һәм актер осталыгы дәреләре үткәреләчәк.