23 декабрдә Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитетында туроператорлар белән берлектә 2016 елда Сабантуй үткәрү сораулары буенча киңәшмә узды. Шулай ук киңәшмәдә Екатерина Барабанова (Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты урынбасары), Гюзәл Нигматуллина (Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы урынбасары), Валерий Осокин (Спаск районы Башкарма комитет рәисе), Олег Спичкин (Арча районы Башкарма комитет урынбасары) һәм башкалар катнаштылар.