Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә "Көньяк" автовокзалыннан Татарстан буенча өстәмә рейслар оештырылачак. Болгарга автобус китү вакыты иртәнге сәгать 9.00 да, Казанга рейс 16.00 булачак. Зөя утрау шәһәренә Казаннан иртәнге 8.40, ә Зөя утрау шәһәреннән рейс 14.30. Шундый ук режимда өстәмә рейслар Чистай шәһәренә оештырылачак.