Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыруга юнәлтелгән«Хәзинә» дигән яңа проектны гамәлгә ашыра. Фонд рус һәм татар телләрендә популяр татар әкиятләре яздырылган dvd-диск чыгарды. Татар һәм рус телләрендә 1000 данәдә дөнья күргән dvd-диск балалар йортларына, мәктәпләр, балалар бакчасы, шулай ук, чит җирләрдә гомер итүче милләттәшләребезгә дә таратылачак.