ТР Дәүләт Киңәшчесе Санкт-Петербургта III Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында катнашты

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Кичә Санкт-Петербургта “Горный” илкүләм минерал-чимал университетының күп функцияле комплексында IV Халыкара мәдәни форум кысаларында III Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышы узды. Анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Сәнгать академиясе рәисе һәм президенты Зураб Церетели, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Тау университеты ректоры Владимир Литвиненко, Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның конгресста катнашучыларны сәламләү хатын укыды.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова IV Халыкара мәдәни форум кысаларында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуын белдерде. “Мин Владимир Путинга ЮНЕСКО га ярдәме өчен рәхмәтлемен, - диде Ирина Бокова. – Бу киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен нигез булып тора”.
“Без ЮНЕСКОның Россиядәге кафедралары белән горурланабыз. 56 кафедра – бу бер илдә иң күп кафедра. Без ЮНЕСКО турында сөйләгәндә, Париждагы штаб-фатирны гына күз алдында тотмыйбыз. Миңа бу көннәрдә ЮНЕСКО биредә, Санкт-Петербургта кебек тоела”, - диде ул.

Утырыш ЮНЕСКОның махсус номинациясендә «За сбережение народа» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы бүләген тапшыру белән тәмамланды.

«За сбережение народа» Гомумроссия хәрәкәте 2009 елда халыкара иҗтимагый хәрәкәт буларак оештырылды. Февральдә гомумроссия статусын алды. Хәзер ул Россиянең 63 төбәгеннән 30 меңнән артык катнашучыны берләштерә. 2011 елда бу хәрәкәт «За сбережение народа» бүләген гамәлгә куйды.

Хәрәкәт идарәсе рәисе Андрей Красильников, хәрәкәт рәистәше, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе, шагыйрь һәм фәлсәфәче Александра Очирова, игелекле ихтыяр илчесе Зураб Церетели ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “ЮНЕСКО мәктәпләре” проектының РФ дагы  илкүләм координаторы Нэлла Прус һәм башка танылган җәмәгать эшлеклеләренә бүләкләр тапшырдылар.

Аннары Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге республика делегациясе Петропавловск крепостенда “Санкт-Петербургның тарихи үзәге һәм аның белән бәйле һәйкәлләр төркеме”н ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүнең 25 еллыгына багышланган һәйкәл ачу тантанасында булдылар.

Соңыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе IV Халыкара мәдәни форумда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Хәзер республикада мөселман һәм православие һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнүче безнең команданың форумдагы чыгышы кызыксыну уята алды. Мин Ирина Боковага рәхмәтлемен, ул Татарстанның мәдәни мирасны торгызу белән шөгыльләнүен онытмый. Ул, берничә тапкыр Болгарны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшырганда, Татарстанда булудан алган җылы хис-кичерешләре турында белдерде. Безнең арада үзара аңлашу бар һәм эшне дәвам итәбез”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.

“Соңгы вакытта, шул исәптән Петербург формында да, без матди булмаган мирас мәсьәләсен актив күтәрә башладык. Һәр халыкның матур традицияләре бар, мисал өчен, татарларның Сабан туе бәйрәме, рус һәм башка халыкларның да гасырлар буенча сакланган традицияләре бар. Россиянең матди булмаган мәдәни мирасны саклау конвенциясенә кушулуы искиткеч булыр иде”, - диде Минтимер Шәймиев.

Искәртеп үтәбез: ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Санкт-Петербургка сәфәрендә “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитет рәисе Сергей Иванов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ЮНЕСКОның шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International