8 нче декабрьдә Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитетының Рәис урынбасары Екатерина Барабанова диңгез һәм елга транспорты Федераль агентлыгы, ФГБУ “Мәскәү исемендәге канал”, эчке су юллары бассейн администрациясе һәм суднолар йөрешле компания вәкилләре катнашында киңәшмәдә катнашачак. Төп темасы - навигация 2016 нчы ел өчен пассажир судноларының графигын һәм хәрәкәт расписаниясен килештерү.