Г.Камал театры республика шәһәрләренә гастрольләр белән җыена

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 11-18 февраль көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры республикабызның Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләренә гастрольләр белән җыена.

Тамашачыларга 110 сезон премьерасы “Галиябану”, ”Кәҗә, Сарык һ.б.” спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге калаларда яшәүче театр сөючеләр Г. Камал театры репертуарында инде берничә ел барган “Гөргөри кияүләре”, “Мәхәббәт FM”, “Җанкисәккәем”, узган сезондагы премьера — “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакльләрен дә карый алачак, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International