“La Primavera” камера оркестры дирижеры “алышына”

2015 елның 27 ноябре, җомга

 Бүген, 27 ноябрь көнне сәгать 18.30 да, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “La Primavera” камера оркестры концерты булачак.

Мәдәни чарада оркестр белән, гадәттәгечә, Рөстәм Абязов түгел, ә Красноярск камера оркестрына нигез салучы, аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Михаил Бенюмов дирижерлык итәчәк.

Тамашачылар “Мелькнула палочка, и ввысь…” программасында А.Аренский, И.С.Бах, Н.Мясковский әсәрләрен тыңлый алачак. Рөстәм Абязов исә Феликс Мендельсонның скрипка һәм кыллы оркестр өчен язылган концертын башкарырга ниятли, диелә концертлар залының матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International