Казанда олылар балалары белән Җир, Су һәм Һава стихияләрендә тылсымлы дөньяга сәяхәт итә алачак - Мария Киселева

2015 елның 27 ноябре, җомга

Яңа елда олысы-кечесе могҗиза көтә, ә бизәлгән чыршы, аның җем-җем иткән утлары, Яңа ел бәйрәме төсмерләре чагылган шәһәр урамнары үзләре үк тылсымлы күк тоела. Шуны исәпкә алып һәм заман таләпләренә туры китереп, соңгы елларда Яңа ел каникулында Казан халкы һәм республика башкаласы кунаклары су шоу-тамашасы карап хозурлана, олылар балалары белән килеп ял итә. Моңа кадәрге елларда Казанда “Су кызы һәм пиратлар хәзинәләре”/”Русалочка и сокровища пиратов” һәм “Көзге арты”/”Зазеркалье” Яңа ел программалары белән сөендергән Мария Киселева җитәкчелегендәге иҗади төркем “Төш иле”/"Страна снов" дип аталган программа тәкъдим итә.

2016 елның 2-9 гыйнвар көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда шаулаячак шоуның дөньяда тиңдәше юк, чөнки аның сценарие да, музыкасы да, декорацияләр һәм костюмнар да – һәммәсе махсус шуңа дип иҗат ителгән, эшләнгән. Әлеге тамашада 75-80ләп артист һәм спортчы катнаша, шулай ук 3 әр кыз һәм ир бала җәлеп ителгән. Аерым алганда, тамаша геройлары Маша белән Саша исемле кыз һәм ир бала белән Тишка кушаматлы песиләренең Җир, Су һәм Һава стихияләрендә тылсымлы дөнья – төшләр “яшәгән” ил буенча сәяхәткә корылган спектакльнең Яңа елга мөнәсәбәте булмаса да, анда Яңа ел чыршысы да, Кыш Бабай да булачак.

Шул вакыйга уңаеннан бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә катнашкан өч тапкыр Олимпия чемпионы, “Беренче канал” алып баручысы һәм Россия Президентының ышанычлысы Мария Киселева “Төш иле”/"Страна снов" шоу-программасы үзенчәлекләре турында шундый һ.б. мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренчә, шоуда катнашучыларның күбесе – татарстанлы, мисалга, балалар рольләрен башкаруга 3 пар сайлап алынган, алар барысы да – Казанның 7-10 яшьлек малайлары һәм кызлар (тамаша барышында арымас өчен, парлар алышына), биючеләр дә тулысынча казанлылар, синхрончылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара спортчылары бар, әмма төп өлеше – Чаллыдан; суга сикерүчеләр – Мәскәү, Ставрополь, Воронеж калаларыннан һәм Беларусь Республикасыннан һ.б.лар

“Страна снов” дип аталган шоуга 3 ел була: моңа кадәр ул башта Мәскәүдә, аннары Санкт-Петербургта күрсәтелгән, инде менә Казанда буласы. “Чынлыкта, Казанга алып килер алдыннан, без программаны камилләштердек, димәк, татарстанлылар аның иң яхшысын, ягъни сыйфатлырагын карый алачак”, - ди Мария Киселева. Казанда тамашачы таләпчән икәнен дә беләбез, Универсиада, су спорты буенча Дөнья чемпионаты ачылу-ябылу шоуларын күргәннәрне гаҗәпләндерү авыр дип санавын яшерми. Бу шоу балалар белән килеп карарга исәпләнсә, иҗат төркеме алга таба олылар өчен шоу әзерләргә ниятли. Хәзерге вакытта Казанның Су спорты төрләре сараендагы 3 бассейнның 1се генә шоуда файдаланылса, киләчәктә башкаларын да “колачлап”, шоу мәйданын тагын да киңрәк итү күздә тотыла, дип планнары белән уртаклашты М.Киселева.

Проект Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан мэриясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла, республика, аның башкаласы җитәкчелеге шоуның кирәкле, әйбәп икәненә ышанды, безгә өмет баглады, димәк, без аны акларга тиешбез, дип, “Татар-информ” кунагы Мария Киселева шуога чакыра: “Килегез, үкенмәссез! Тамашачыга күңелсез булса, боегып утырса, - аннан да яманы юк, һәм без моны яхшы беләбез. Казан безне яратып кабул итә, без аны яратып, үз итеп өлгердек, тамашачыларыбыз да шундый мөнәсәбәттә булуын тоеп, шатланып эшлибез”, - ди ул.

Тоташ 1 сәгать 10 минутка исәпләнгән “Төш иле”/”Страна снов” шоу-тамашасы киләсе елның 2-9 гыйнварында көненә 3 әр тапкыр күрсәтеләчәк: 11:00, 14:30, 18:00 сәгатьләрдә. Тәнәфессез булуы балаларның спектакль эчтәлеген аңласын, әсәр “җебен” югалтмасын өчен кулай дип табылган. Шоу афишасына “0+” тамгасы куелса да, ике бала әнисе буларак киңәш итә алам, 3 яшьтән кечерәк бала белән анда килергә кирәкмәстер, ди эчкерсез Мария Киселева. Бердән, музыка тавышы көчле, икенчедән, бәләкәй бала спектакльнең эчтәлеген үзләштермәячәк, дип дәлилли ул. Шоуга билет бәяләре исә 500 сумнан 1200 сумга кадәр билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International