Казан Кремле туристлар арасында иң популяр объект булды

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Статистика буенча, Казан Кремле Татарстан Республикасының  төп туристик үзәкләре арасында йөрү буенча беренче урынны алды: ноябрь бәйрәмнәрендә 1 нче ноябрьдән 8 нче ноябрьга кадәр аны карарга 70 611 кеше килделәр. Икенче урынны йөрү буенча Свияжск утрау-шәһәрчеге алды, бу тарихи комплекста 12 886 кеше булдылар . Өчлек лидерларны Бөек Болгар йомгаклый– борынгы шәһәрне карарга 3 227 кеше килгән. Шулай ук туристлар Алабугага, Чистай һәм Тетюшка бардылар.

Трэвэл.ру рейтингы буенча, әйтергә кирәк, Казан шәһәре карау өчен ноябрь бәйрәмнәрендә иң кызыклы популяр шәһәрләр өчлегенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International