Татарстанның Арча районында “Бозлы әкият” боз скульптурасы фестиваль-конкурсы узачак.

2015 елның 20 ноябре, җомга

1-6 декабрдә Татарстанның Арча районында беренче тапкыр “Бозлы әкият” боз скульптурасы фестиваль-конкурсы узачак. Бу фестиваль Арча районының Яңа Кырлай авылында узачак һәм “Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе” ачылышына багышлана. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2015 елның 30 ноябренә сагать 15:00га кадәр Арча районының туризм үсеше бүлегендә Арча Советская площадь урамы 14 бина адресы буенча кабул ителә, телефон (84366) 3-14-33, 3-11-33; факс: (84366) 3-01-33.

Фестиваль Арча районы администрациясе, Татарстан Республикасы Туристлык буенча Дәвләт комитеты, Габдулла Тугай мемориаль музей комплексы ярдәмендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International