Бүген, 2015 елның 16 ноябренда, Казанга "Икар" авикомпаниясенең транзит рейсы IK-9807 килде. Самолет Шарм-Эль-Шейх шәһәреннән Мәскәү аша Казанга очып килгән.
Барлыгы әлеге рейс белән килгән пассажирлар саны -174, шуларның 21 бала. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматлары буенча Татарстанга Мисырдан 18 рейс кире әйләнеп кайтты, гомуми пассажирлар саны - 3789 кеше, шуларның 933 бала.